Белорет районының Железнодорожный авылында бүген төнлә гараж, мунча һәм гомуми түбә астындагы лапаска ут капкан.
Янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бер сәгать эчендә сүндергәннәр. Бәхеткә, янгын өйгә зыян китереп өлгерми. Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 34 яшьлек ир җитди пешүләр белән ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатылган.
Янгынның сәбәпләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклый.