Әбҗәлил районындагы юл һәлакәте ике кешенең гомерен өзгән, дип хәбәр итә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Билгеле булуынча, фаҗигале вакыйга кичә кичен булган. Хәлил авылында “Ситроен” водителе машина белән идарә итүне югалткан һәм күпердән елгага төшеп киткән.
Кызганычка каршы, ике кеше – водитель һәм пассажирларның берсе һәлак була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм җирле халык һәлак булганнарны судан чыгарган. Тагын бер пассажир төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Хәзер фаҗигале вакыйганың барлык нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.