Благовар районының Кызыл Йолдыз авылында бүген төнлә янгын чыгып, 64 яшьлек ир һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 64 яшьлек ирнең җансыз гәүдәсе табылган, ул I төркем инвалид булган.
Әле тикшерү эшләре бара. Янгынның сәбәпләре ачыклана.