Район Хакимиятендә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Биредә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе әгъзалары, күзәтчелек органнары, идарәче компанияләр, авыл биләмәләре башлыклары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибендә террорчылык идеологиясенә каршы тору, Яңа 2025нче елны һәм Раштуаны бәйрәм итүгә багышланган чараларны әзерләү һәм уздыру чорында гражданнарның иминлеген һәм хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләре һәм башкалар каралды.
Бәйрәмнәр вакытында барлык хезмәтләр, шул исәптән янгын сүндерүчеләр дә, көчәйтелгән режимда эшләячәк. Һава шартларына карамастан, янгынга каршы тышкы су белән тәэмин итүнең барлык чыганакларына һәм массакүләм чаралар уздыру урыннарына юл тәэмин ителергә, ә гидрантлар төзек хәлдә булырга тиеш. Болар һәм башка таләпләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карарында чагылдырылган.