Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
24 декабрь 2024, 14:11

Авариядә 12 яшүсмернең гомере өзелгән

Бу хакта үзенең телеграмма-каналында БРның ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов хәбәр итә.

Авариядә 12 яшүсмернең гомере өзелгән
Авариядә 12 яшүсмернең гомере өзелгән

Башкортстанда 2024нче ел башыннан 12 яшүсмер юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, дип хәбәр итә үзенең телеграмма-каналында БР ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов.

Тагын 475 балигъ булмаган бала төрле җәрәхәтләр алган.

Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, әле республикада барган "Игътибар-балалар!" акциясе кышкы каникулларда укучыларның хәвефсезлеген ныгытуга юнәлдерелгән.

"Аерым контрольдә — балаларны автобусларда йөртү", - дип ассызыклады Севастьянов.

Автор:
Читайте нас: