Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 декабрь 2024, 18:13

Җәяүлене бәрдереп үтергән

63 яшьлек җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән.

Җәяүлене бәрдереп үтергән
Җәяүлене бәрдереп үтергән

Башкортстанның Бүздәк районында автомобиль тәгәрмәчләре астында җәяүле һәлак булган.

Билгеле булуынча, кичке сәгать тугызынчыда Бүздәк-Чакмагыш автоюлының 2нче чакрымында 59 яшьлек водитель “Рено Логан” белән идарә иткәндә, 63 яшьлек җәяүлене бәрдергән. Җәяүле, водитель сүзләренә караганда, юлны тиешсез урында кисеп чыккан.

Көчле бәрелүдән җәяүле урында ук үлә. Билгеле булганча, ирнең өске киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган. Полиция хезмәткәрләре булган хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

Автор:
Читайте нас: