Республикада, шулай ук безнең районда да, “Аек водитель” профилактик акциясе старт алды.
Ул 2025 елның 9нчы гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Юлларда водительләрнең исереклек билгеләрен ачыклау өчен массакүләм тикшерүләр узачак.
2024нче елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Башкортстан юлларында 326 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 88 кеше һәлак булган һәм 419 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.