Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 декабрь 2024, 08:28

Гади генә шәм күп балалы гаиләне йортсыз калдырган

7 балалы гаилә янгын аркасында урамда торып калган.

Гади генә шәм күп балалы гаиләне йортсыз калдырган
Гади генә шәм күп балалы гаиләне йортсыз калдырган

Гади генә шәм Башкортстаннан күп балалы гаиләне йортсыз калдырган. Көергәзе районының Молокан авылында җиде балалы гаиләнең өйләре янган. Бүрәнә йортны сүндерергә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм иреклеләр барган. Алар килеп җитүгә 8 кеше үзләре эвакуацияләнгән, шуларның 7се балалар.

"Алдан билгеләнүенчә, Вакыйга булган кичен авылда ут булмаган. Гаилә шәм кулланган. Шул шәмне кулланганда саксызлык аркасында янгын килеп чыккан булырга мөмкин", -дип хәбәр итәләр БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Янгын чыккан вакытта йортта 39 яшьлек хатын һәм аның балалары - 11, 8, 5, 4, 2 яшь һәм яңа гына туган сабый булган. Тагын бер бала — 12 яшьлек кыз-кунакта булган.

Билгеле булганча, гаилә вакытлыча туганнарында яшәячәк.

Автор:
Читайте нас: