Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 декабрь 2024, 14:03

Берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган

Хөрмәтле водительләр! Юлларда сак булыгыз.

Берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган
Берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган

Авыргазы районындагы юл-транспорт һәлакәтендә олы яшьтәге хатын-кыз  һәлак булган.

Билгеле булуынча, бүген иртән Уфа — Ырынбур автоюлының 71нче чакрымында 41 яшьлек водитель “Фольксваген Поло” руле артында Мәләвез ягыннан Уфага таба хәрәкәт иткәндә юл читенә чыгып очкан һәм капланган.

Һәлакәттә пассажир, 60 яшьлек хатын-кыз, алган тән җәрәхәтләреннән урында ук үлгән. Водительне авыр хәлдә дәваханәгә озатканнар.

Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли.

Берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган
Берсе үлгән, икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган
Автор:
Читайте нас: