Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 декабрь 2024, 19:29

Кая ашыгабыз соң шул кадәр?

Янә фаҗигале авария: бер кеше үлгән, икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.

Кая ашыгабыз соң шул кадәр?
Кая ашыгабыз соң шул кадәр?

Бүздәк районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Билгеле булуынча, бүген иртәнге сәгать тугызынчыда Бүздәк-Чакмагыш автомобиль юлының 22нче чакрымында 66 яшьлек водитель, “Шевроле Нива” машинасында Дүртөйле ягыннан Бүздәк авылына таба хәрәкәт иткәндә, каршы полосага чыккан һәм 39 яшьлек водитель идарә иткән “Рено Каптюр” белән бәрелешкән.

Көчле бәрелеш нәтиҗәсендә “Шевроле Нива” водителе һәлакәт урынында үлгән. Шулай ук “Рено”ның 54 яшьлек пассажиры зыян күргән, ул төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган. Булган хәлнең шартлары ачыклана.

Кая ашыгабыз соң шул кадәр?
Кая ашыгабыз соң шул кадәр?
Автор:
Читайте нас: