Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 декабрь 2024, 13:12

Каршыга килгән автобуска барып менгән

Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.

Каршыга килгән автобуска барып менгән
Каршыга килгән автобуска барып менгән

18 яшьлек водитель “Фольксваген Джетта” руле артында Стәрлетамак районындагы Уфа – Ырынбур автоюлының 117нче чакрымында бер машинаны узам дип каршы полосага чыккан һәм каршыга килгән “Форд Транзит” автобусы белән бәрелешкән.

Пассажир автобусы салонында ике пассажир булган. Җиңел автомобиль водителе һәм пассажиры зыян күргән. Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучыларның калганнарын табиблар карыйлар.

Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Һәлакәтнең барлык шартлары ачыклана.

 

Каршыга килгән автобуска барып менгән
Каршыга килгән автобуска барып менгән
Каршыга килгән автобуска барып менгән
Автор:
Читайте нас: