Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
14 декабрь 2024, 12:07

Бүген төнлә ике бала янып үлгән

Әти-әниләре һәм өч яшьлек кече балалары тәрәзәдән чыгып котылган.

Бүген төнлә ике бала янып үлгән
Бүген төнлә ике бала янып үлгән

Әбҗәлил районында янгында ике бала һәлак булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Янгын төнге сәгать 2дә Әскар авылында күпбалалы гаилә яшәгән бер катлы бүрәнә йортта чыккан. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ирекмәннәр ярдәмендә 45 квадрат метр мәйдандагы ачык янгын сүндерелгән.

Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә 10 яшьлек кыз һәм 9 яшьлек малай һәлак булган. Һәлак булган балаларны янгын сүндерүчеләр чоланда тапкан. Бәлки, балар төтеннән һәм уттан шунда качарга тырышкандыр.

Әти-әниләре һәм өч яшьлек кече балалары тәрәзәдән чыгып котылган. Алар төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Янгынны сүндерүгә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 17 белгеч һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Янгынның сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.

Автор:
Читайте нас: