“Лада Гранта” пассажиры “Хендай” машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак булган. Фаҗига бүген иртән Уфа — Иглин юлының 4нче чакрымында булган.
Билгеле булганча, 35 яшьлек “Лада” водителе бозлавык аркасында машина белән идарә итүне югалткан һәм каршы полосага килеп чыккан. Анда ул 42 яшьлек ир-ат идарә иткән "Хендай Туксон" автомобиле белән бәрелешкән.
Авария нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләрдән пассажир хатын дәваханәдә үлгән. Хәзер булган хәлнең барлык сәбәпләре һәм детальләре ачыклана.
Хөрмәтле водительләр! Юлларда бозлавык, сак булыгыз!