Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
13 декабрь 2024, 14:28

Янә бер ир боз астына китеп, батып үлгән

Бүген водолазлар 66 яшьлек ирнең үле гәүдәсен судан чыгарганнар.

Янә бер ир боз астына китеп, батып үлгән
Янә бер ир боз астына китеп, батып үлгән

Авыргазы районында яшәүче 66 яшьлек ир батып үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитетында хәбәр итәләр. 

Кичә көндез мәктәптән кайтып килүче өч укучы фаҗиганең шаһиты булганнар. Корманай авылы янында, Авыргазы елгасы буенда, алар кычкырган тавышлар ишетткәннәр һәм ерактан суда бер ир кешене күргәннәр. Балалар ярдәмгә килгәнче, ир су астына төшеп киткән була.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 1958нче елгы ир елгага чиләкләр белән су алырга барган булган.  

Бүген ирнең үле  гәүдәсен Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты водолазлары судан чыгарган.

Янә бер ир боз астына китеп, батып үлгән
Янә бер ир боз астына китеп, батып үлгән
Автор:
Читайте нас: