Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
11 декабрь 2024, 21:31

Янган өйдән чыга алмаган...

Билгеле булуынча, ул инвалид булган, үзаллы хәрәкәтләнә алмаган.

Янган өйдән чыга алмаган...
Янган өйдән чыга алмаган...

Уфаның Киров районы Чесноковка авылындагы йортта әйберләргә ут кабу сәбәпле чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган. БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, ул инвалид булган, үзаллы хәрәкәтләнә алмаган.

“Йортның электр белән җылытылганлыгы билгеле, моңа өстәп  розеткага да электр җылыткычы тоташтырылган булган. Шул электр җылыткычында кыска ялганыш булып, янгын чыккан дыр дигән шик бар”,- дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгынны Уфа муниципаль янгын сакчылары сүндергән.

Автор:
Читайте нас: