Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
11 декабрь 2024, 08:54

Йөк машинасына астына барып кергән...

Җиңел автомобиль водителе алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч медицина ярдәме машинасында үлә.

Йөк машинасына астына барып кергән...
Йөк машинасына астына барып кергән...

Башкортстанда “ВАЗ-2111”  автомобиле йөк машинасы астына барып кергән. Бу хакта БР буенча Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле мәгълүматлар буенча, кичә кичке җиделәр тирәсендә, Уфа-Ырынбур Р-240 автоюлының 15нче чакрымында 60 яшьлек “ВАЗ-2111” автомобиле водителе, Уфа шәһәреннән Мәскәүгә таба хәрәкәт иткәндә, юлда торган “Вольво” йөк машинасына барып бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителе алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч медицина ярдәме машинасында үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Нечкәлекләре ачыклана.

Хөрмәтле водительләр. Юлларда бозлавык, сак булыгыз!

Йөк машинасына астына барып кергән...
Йөк машинасына астына барып кергән...
Йөк машинасына астына барып кергән...
Автор:
Читайте нас: