Бөре районында үткән төнне зур янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүчеләре һәм иреклеләр Бикморза авылының Мәктәп урамына килеп җиткәндә, ачык ялкын бүрәнә йортны, мунчаны һәм абзарны тулысынча чолгап алган була.
59 яшьлек йорт хуҗасы үзе генә янгынны сүндерергә тырышкан. Нәтиҗәдә, аның бите, аркасы һәм күкрәге пешкән. Аны ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.
73 квадрат метр мәйдандагы янгын тулысынча сүндерелгән. Хәзер вакыйганың барлык шартларын һәм сәбәпләрен ачыклыйлар.