13 яшьлек үсмер дуслары белән чит кешенең машинасын урлаганнар һәм юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннәр, аларның берсе һәлак булган.
Туймазы шәһәренең Фабрика урамында “ВАЗ 2110” автомобиле юлдан чыгып очкан һәм капланган.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре авария урынына килеп, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган 13 яшьлек малайны машинадан чыгарганнар. 15 һәм 17 яшьлек тагын ике үсмер төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем эшли, булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.