Бүген иртән Уфа - Чишмә автоюлының 16нчы чакрымында “Джели Монджара” руле артында 46 яшьлек хатын-кыз Чишмә ягыннан Уфага таба хәрәкәт иткәндә җәяүлене бәрдергән, ул җәяүлеләр кичүендә светофорның кызыл сигналына чыккан булган, дип фаразлана.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 70 яшь тирәсендәге җәяүле алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.
Уфа районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклыйлар.