Күгәрчен районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре йөк транспорты катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклыйлар.
Авария Иске Собхангол-Мраково автоюлының 113нче чакрымында булган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Шакман» йөк машинасы руле артындагы 22 яшьлек водитель транспорт белән идарә итүне югалта һәм кюветка төшеп каплана.
Бәхеткә, водитель җитди зыян күрмәгән. Ә менә йөк машинасына зыян килгән.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли. Вакыйганың нечкәлекләре ачыклана.