Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 декабрь , 11:53

Төн уртасында төтен исенә уянып китә...

Бүген төнлә күп балалы гаилә бер мизгелдә йортсыз калган.

Төн уртасында төтен исенә уянып китә...
Төн уртасында төтен исенә уянып китә...

Бүген төн уртасында Туймазы районының Покровка авылында күп балалы гаиләнең өйләре янган.

Төтен исенә беренче булып ана кеше уяна. Нәрсә булганын аңлап ала һәм тиз арада ирен уята.

"Уйларга вакыт юк иде. Санаулы минутларда без ирем белән 5, 8 һәм 10 яшьлек балаларыбызны  уяттык һәм урамга алып чыктык. Ә бер яше дә тулмаган кызыбызны кулда күтәреп чыктык. Янгын - ул куркыныч. Бер нәрсә дә калмады. Иң мөһиме  -  балалар исән..." - дип уртаклаша 4 бала анасы.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ирекле янгын сүндерүчеләр 70 квадрат метр мәйдандагы янгынна сүндергәннәр. Өйдән бернәсә дә калмаган.

Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Төн уртасында төтен исенә уянып китә...
Төн уртасында төтен исенә уянып китә...
Төн уртасында төтен исенә уянып китә...
Автор:
Читайте нас: