Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 декабрь , 20:30

“КамАЗ” каршысына барып чыккан

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителе алган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлгән.  

“КамАЗ” каршысына барып чыккан
“КамАЗ” каршысына барып чыккан

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Туймазы районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклыйлар.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге сәгать уннар тирәсендә Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлының 1292нче чакрымында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 63 яшьлек водитель “Сузуки SX-4” автомобиле белән Октябрьский шәһәренә таба хәрәкәт иткәндә каршы як полосага чыга һәм каршыга килгән КамАЗ (манипулятор) автомашинасы белән капма-каршы бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль водителе алган җәрәхәтләрдән дәваханәдә үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Нечкәлекләре ачыклана.

“КамАЗ” каршысына барып чыккан
“КамАЗ” каршысына барып чыккан
“КамАЗ” каршысына барып чыккан
“КамАЗ” каршысына барып чыккан
Автор:
Читайте нас: