Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 декабрь , 13:09

Ашыгыч ярдәм машинасы әйләнгән

Водительне һәм фельдшерны дәваханәгә алып киткәннәр.

Ашыгыч ярдәм машинасы әйләнгән
Ашыгыч ярдәм машинасы әйләнгән

Чакыруга буенча барган ашыгыч медицина ярдәме машинасы Әбҗәлил районында кюветка ачыгып очкан.

Билгеле булуынча, кичә төнлә Аскарово-Дәүләт – Аэропорт автоюлының 3нче чакрымында “УАЗ” маркалы “ашыгыч ярдәм” машинасы руле артында 50 яшьлек водитель транспорт белән идарә итүне югалткан һәм кюветка төшеп капланган.

Юл-транспорт һәлакәтендә водитель һәм аның пассажиры, 24 яшьлек фельдшер, төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.

Билгеле булуынча, бригада Күшәй торак пунктына чакыру буенча барган булган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.

Ашыгыч ярдәм машинасы әйләнгән
Ашыгыч ярдәм машинасы әйләнгән
Ашыгыч ярдәм машинасы әйләнгән
Автор:
Читайте нас: