Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Караидель районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәте шартларын ачыклыйлар.
Кичә көндезге сәгать бишләр тирәсендә Бөре-Тастуба-Сатка автомобиль юлының 115нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Гранта» руле артындагы 22 яшьлек водитель машина белән идарә итүне югалта һәм һәм «Рено Сандеро» белән капма-каршы бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 65 яшьлек «Рено» водителе дәваханәдә үлә.
Тикшерү эшләре бара.