Башкортстанда трассада Мирный һәм Вишневка авыллары арасында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Авариядә бер яшь кыз хәтерен югалкан. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.
Кыз машинада үзе генә булган. Юл-транспорт һәлакәтеннән соң җитди зыян күргән - фамилиясен дә, исемен дә белми, аңа ничә яшь икәнен әйтә алмый. Башта ул үзенең Воздвиженкадан икәнлеген әйткән. Телефоны да блокировкаланган. Туганнарын табуларын сорыйлар.
Водитель-кыз юлда машина белән идарә итүне югалткан һәм кюветка төшеп капланган. Бер шаһит зыян күрүченең умыртка сөяге сынган бугай, дип фаразлый.
“Башинформ” агентлыгына үз чыганагы хәбәр итүенчә, юл-транспорт һәлакәте Ырынбур өлкәсендә булган: һәлакәттә, бәлки, Хәйбулла районында яшәүче хатын-кыз зыян күргәндер.