Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
1 декабрь , 14:07

Бөре юлында куркыныч авария

Юл-транспорт һәлакәтендә 9 кеше зыян күргән, шул исәптән бер җиде яшьлек бала.

Бөре юлында куркыныч авария
Бөре юлында куркыныч авария

Башкортстанда Уфа-Яңавыл трассасындагы юл-транспорт һәлакәтендә тугыз кеше зыян күргән. Әлеге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Бөре районының Николаевка авылы янындагы авария урынында эшли, анда ике җиңел машина бәрелешкән.

Ведомство матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, «ВАЗ-2110»да өч кеше булган, «Фольцваген Поло»да — алты кеше, шул исәптән бер җиде яшьлек бала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчеләрне машиналардан чыгарганнар һәм табибларга тапшырган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән тугыз кеше дә дәваханәгә озатылган.

Һәлакәтнең сәбәпләрен һәм шартларын ЮХХДИ хезмәткәрләре ачыклый.

Бөре юлында куркыныч авария
Бөре юлында куркыныч авария
Бөре юлында куркыныч авария
Автор:
Читайте нас: