Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 ноябрь , 18:12

Үзе турында уйламаса, калганнар бар бит...

Борайда халык исерек хәлдә булган водительне руль артына утыртмаска тырышкан...- ВИДЕО.

Үзе турында уйламаса, калганнар бар бит...
Үзе турында уйламаса, калганнар бар бит...

Кичә Борай районында битараф булмаган гражданнар исерек хәлдә булган ирнең кибеттән чыгып, “ВАЗ-2114” машинасы руле артына утырганын күргәннәр. Алар аңардан автомобильнең ачкычларын тартып алганнар һәм Дәүләт автоинспекциясенең чат-ботына хәбәр иткәннәр. Шулай да исерек ир көчлерәк була: ачкычларын кире тартып ала һәм машинасына утырып китә.

Исерек хәлдә булган водитель турында мәгълүмат урындагы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә җиткерелә. Полицейскийларның оператив һәм һөнәри гамәлләре хокук бозучыны тоткарлауга һәм аны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерүгә китергән.

Халыкның шикләнүе расланган, руль артында исерек хәлдә 59 яшьлек урындагы кеше булган. 

Законнарны тупас бозган өчен водитель исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тарттырылган. Автомобиль штрафстоянкага куелган.

Автор:
Читайте нас: