Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Дүртөйле районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклыйлар.
Билгеле булуынча, бүген иртәнге сәгать унберләр тирәсендә “Идел” М7 автоюлының 1224нче чакрымында юл һәлакәте теркәлгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, “Лада Гранта” руле артында булган 92 яшьлек водитель борылганда каршы юнәлештә хәрәкәт итүче “Скания” йөк автомобиленә юл бирмәгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге җиңел автомобиль водителе алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлә.
Юл һәлакәтенең барлык шартлары ачыклана.