Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Зианчура районында булган фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклый.
Авария кичә кичке сәгать уннар тирәсендә Югары Сарабил-Кувандык автоюлының 46нчы чакрымында теркәлгән.
Билгеле булуынча, 33 яшьлек водитель, “ВАЗ-2114” автомобиле белән Малиновкадан Әбүләис авылы ягына хәрәкәт иткәндә, машина белән идарә итүне югалтып, кюветка төшеп китә һәм агачка барып бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә водитель алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.
Хәзер юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартлары да ачыклана.