Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
21 ноябрь , 19:26

Ашарга пешергәндә...янып үлгән...

Көндәлек ашарга пешерү эше фаҗига белән тәмамланган. 

Ашарга пешергәндә...янып үлгән...
Ашарга пешергәндә...янып үлгән...

Бүген Күгәрчен районының Мраково авылында фаҗигале янгын теркәлгән.

Билгеле булуынча, 54 яшьлек хатын аш пешергән булган. Бер мизгелдә ул ире телевизор караган залга йөгереп чыга һәм тәрәзә пәрдәсенә ут кабуы турында хәбәр итә.

Ир авырлык белән йөри икән. Ул кухняга барып җитүгә, янган бөтен кухняны чолгап алган була.

Янгынны сүндерергә тырыша. Янгын белән “көрәшү” вакытында ул хатынын идәндә күрә. Ул инде тормыш билгеләре күрсәтмәгән.

Билгеле булуынча, ирне II һәм III дәрәҗәдәге пешүләр белән дәваханәгә салганнар. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр 8 кв. метр мәйдандагы янгынны оператив рәвештә сүндерә алган.

Автор:
Читайте нас: