Янгын урынында 93 яшьлек хатынның үле гәүдәсен тапканнар. Гадәттән тыш хәл Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә булган.
Олы яшьтәге хатынның үле гәүдәсен коридорда әнисе янына килгәндә кызы белән кияве табалар. Беренчел версия буенча, янгын электр җиһазларындагы төзексезлек аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
“Кичә генә барысы да тәртиптә иде, ә бүген менә килүгә кухня һәм коридор стеналары янган”, — дип сөйли һәлак булучының кызы.
93 яшьлек хатынның үлеменә нәрсә сәбәп булганын белгечләргә ачыкларга кирәк
булачак. Килеп чыккан хәлне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм тикшерү-оператив төркем тикшерә.