Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Туймазы районында теркәлгән фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклыйлар.
Бүген иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Октябрьский — Туймазы автоюлының 15нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 28 яшьлек водитель “ВАЗ-2112” автомобилендә каршы полосага чыга һәм каршыга килгән бәрелешә. Көчле бәрелүдән “ВАЗ-2112” кюветка төшеп китә һәм каплана. Водителе дәваханәдә вафат була.
Хәзер ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең барлык шартларын тикшерә.