Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
12 ноябрь , 20:28

Кабынган электр плитәсендә табасын калдырган

Мишкә районында фаҗигале янгын. Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 51 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган.

Кабынган электр плитәсендә табасын калдырган
Кабынган электр плитәсендә табасын калдырган

Мишкә районы Мишкә авылындагы шәхси йортта электр плитәсендәге табада ут капкан.

Янгын турындагы хәбәр буенча урынга килгән  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 2 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергәннәр.

Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 51 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысы килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый. Беренчел мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан булырга мөмкин. Карават янындагы идәндә озынайткыч аша электр челтәренә тоташтырылган янган электр плитәсе табылган.

Кабынган электр плитәсендә табасын калдырган
Кабынган электр плитәсендә табасын калдырган
Кабынган электр плитәсендә табасын калдырган
Автор:
Читайте нас: