Бәләбәй районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, дип хәбәр итә БР Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте.
Билгеле булуынча, бүген көндезге икеләр тирәсендә Бәләбәйдә урамнар киселешендә “ВАЗ-2107” машинасы белән идарә иткән 75 яшьлек водитель “Киа Рио” автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “семерка”ның 49 яшьлек пассажиры медицина учреждениесендә үлгән, водитель үзе дә дәваханәгә озатылган.
Полиция хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклый.