Бүген төнлә Система-112 чакыруларын эшкәртү үзәгенә Аскын районы Дәүләт авылында инвалид ир яшәгән шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Вакыйга урынына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр юлланган.
Кызганычка каршы, янгынны сүндерү барышында 1964нче елгы ирнең үле гәүдәсе табылган.
Хәзер фаҗигале вакыйга урынында тикшерү эшләре бара.