Хәйбулла районында полиция хезмәткәрләре бер “лихач”ны тоткарлаган.
Юлдыбай-Акъяр – Сара автоюлының 65нче чакырымнда юл-патруль хезмәте экипажы югары тизлектә барган “ВАЗ-2106” автомобиленә игътибар иткән. Машинаның водителе туктау таләбен игътибарсыз калдыра һәм тагын да тизрәк үз юлын дәвам итә. Инспекторлар машина артыннан куарга чыгалар.
Узыш барышында хокук бозучы патруль машинасы белән юл-транспорт һәлакәте ясарга тырышып караган. Уйлаганы тормышка ашмый – үз машинасы юл читенә төшеп каплана. Бәхеткә, водитель зыян күрмәгән. Ул Ырынбур өлкәсендә яшәүче 68 яшьлек кеше булып чыга. Медицина тикшерүеннән ул баш тарткан.
Хокук бозучыга карата берничә административ беркетмә төзелгән. Автомобильне штрафстоянкага озатканнар.