Русиядә автомобильләрне дәүләт номерларсыз яки номерларны яшереп, маскировкалап йөргән өчен җаваплылык катгыйлана. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Тиешле төзәтмәләрне икенче һәм өченче укылышта Дәүләт Думасы депутатлары кабул иткән.
Бу төзәтмәләр буенча водительләрне бер елдан алып ел ярымга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәчәкләр (бүгенге көндә 5 мең штраф яисә өч айга кадәр водитель таныклыгыннан мәхрүм итү каралган).