Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
1 октябрь , 08:18

Яна башлаган йортын үзе генә сүндерергә уйлаган

Күрше Тәтешле районында янгын йортны бер мизгелдә юк иткән.

Яна башлаган йортын үзе генә сүндерергә уйлаган
Яна башлаган йортын үзе генә сүндерергә уйлаган

Күрше Тәтешле районында бер янгынны үзе сүндерергә тырышкан.

Билгеле булуынча, Яңа Кайпан авылында бүрәнә йортта янгын чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм авыл биләмәсе иреклеләренең уртак тырышлыгы белән янгынны сүндерү мөмкин булган, дип хәбәр итә БРның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Янгынны мөстәкыйль сүндергәндә 35 яшьлек ир төтен белән агулана һәм дәваханәгә мөрәҗәгать итә, тикшерелгәннән һәм беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң госпитализациядән баш тарта. Бәхеткә, җитди зыян күрмәгән.

Килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе ачыклый.

Автор:
Читайте нас: