Мишкә районының Олы Сухояз авылында күп балалы гаиләнең йортында төнлә янгын чыккан. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, йорт верандасының януын тәүдә күршедә яшәүче Евгений күреп калган. Ул, чиләкләр алып, йортка табан йөгергән. Көчле янгын аркасында ишектән керү мөмкин булмаган инде.
Ул, йорттагылар уянсын өчен: “Янгын!” – дип кычкырып, тәрәзәләргә шакый башлаган. Евгений пыяла аша балалар шәүләләрен күргән. Апа кеше ике сеңлесен тәрәзә аша Евгенийга тапшырган. Бәхеткә, тиз арада барысы да чыгып котылган.
Евгений Янышевның кыюлыгы һәм батырлыгы 15, 9 һәм 5 яшьлек апалы-сеңелле кыз балаларның гомерләрен коткарырга ярдәм иткән.
Янгынны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүндергән. Ведомствоның дознавателе тикшерү оештырган.
Йортта автономияле төтен янгын извещателе урнаштырылган булган. Ул янгын чыгу белән эшли башлаган, әмма Евгений янгынны иртәрәк күргән. Янгын чыкканда балалар йортта ялгызы булган.