Салават районында фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклыйлар.
Төбәк дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авария бүген көндез “Урал” М-5 автоюлының 1618нче чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “Опель Астра” руле артында 57 яшьлек водитель каршы полосага чыккан һәм “Ситрак” фурасы белән бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәтендә “Опель” водителе ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк үлгән.
Һәлакәт урынында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшли. Трассада реверсив хәрәкәт оештырылган. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.