Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
13 сентябрь 2024, 09:52

Районда таныклыксыз 24 үсмер тоткарланган

Ә аларның ата-аналары РФ Административ хокук бозулар Кодексының 5.35нче статьясы буенча административ җаваплылыкка тарттырылган.

Районда таныклыксыз 24 үсмер тоткарланган
Районда таныклыксыз 24 үсмер тоткарланган

Районда 16нчы сентябрьдән алып 16 октябрьгә кадәр балигъ булмаганнар тарафыннан таныклыксыз транспорт чарасы белән идарә итүне ачыклау предметына көчәйтелгән һәм максатчан профилактик чаралар үткәреләчәк.

Балтач районнында ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр мототранспорт чараларын йөртүче балигъ булмаган таныклыксыз 24 үсмер тоткарланган һәм идарә итүдән читләштерелгән, аларның ата-аналары шулай ук РФ Административ хокук бозулар Кодексының 5.35нче статьясы буенча административ җаваплылыкка тарттырылган.

Балтач районы дәүләт автоинспекциясе мопедлар белән идарә итү хокукы 16 яшькә җиткән hәм машина йөртү таныклыгы булган затларга бирелә, дип хәбәр итә.

Транспорт чаралары, шул исәптән мопед белән идарә итү хокукы эчке эшләр органнары вазифаи затлары тарафыннан үткәрелә торган тиешле имтихан тапшырганда бирелә. Мопед белән идарә итүгә хокукны „М” категориясендәге машина йөртү таныклыгы яисә „Юл хәрәкәте иминлеге турында” Федераль законда каралган башка категориядәге машина йөртү таныклыгы раслый. Балигъ булмаган гражданнарга (16 яшькә җиткән) „М”  hәм „А1” категориясендәге таныклыклар бирелергә мөмкин.

Денис ГАТТАРОВ,

районның ЮХХДИ бүлекчәсе начальнигы.

Автор:
Читайте нас: