Бөрҗән районында прокуратура суд тәртибендә бер баланың сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен компенсация түләткән. Судка мөрәҗәгать итү өчен нигез булып гаепләү карары хезмәт итә: урындагы кешегә бер ел иреген чикләү рәвешендәге җәза билгеләнгән.
БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023нче елның июлендә, Иске Собхангол авылында, гаепләнүче юлда чабучы мопедчыларның тавышларына түзәрлек хәле калмагач, кулына утын кисәге алып, алар ягына ыргыткан.
Нәтиҗәдә утын 13 яшьлек малайның шлемына эләккән. Ә үсмер, үз чиратында, мопеды белән идарә итүне югалта һәм юл читендәге газ торбасына барып бәрелә. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килә.
Шуңа бәйле рәвештә район прокуроры судка гаепле кешедән чыгымнарны һәм мораль зыянны компенсацияләүне түләтү турында дәгъва гаризасы юллый. Суд 354 мең сум түләргә куша. Суд карарының үтәлеше күзәтчелек ведомствосы контролендә тора.