Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
10 сентябрь 2024, 12:30

Машина салонында бер яшьлек сабый да булган...

Юлларда янә фаҗигале авария теркәлгән.

Машина салонында бер яшьлек сабый да булган...
Машина салонында бер яшьлек сабый да булган...

Краснокама районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклыйлар.

Авария Дүртөйле-Нефтекама автоюлының 69нчы чакрымында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, “ВАЗ-2115” белән "Renault Sandero"  автомобильләре бәрелешкән.  

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә “ВАЗ”ның 64 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән, водитель дәваханәгә озатылган. Медицина ярдәме шулай ук 36 яшьлек "Renault" водителенә һәм аның 35 яшьлек хатынына, аларның ике балаларына -  7 яшьлек кызга һәм бер яшьлек малайга кирәк булган.

Бәхеткә, кызлары җитди имгәнүләр алмаган, шактый җәрәхәтләрдән аны балалар креслосы саклап калган. Авария вакытында малай әнисе кулында була, бу баш мие селкенүе рәвешендә җәрәхәтләр алуга китергән.

Юл һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.

Автор:
Читайте нас: