Әбҗәлил районы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәтенең шартларын ачыклый.
Билгеле мәгълүматлар буенча, кичә көндезге сәгать дүрттә Әскәр-Куҗан-Таштимер автоюлының 10нчы чакрымында Баймак районында яшәүче 41 яшьлек ир “МТЗ-80” тракторы белән идарә итүне югалткан һәм юл читенә төшеп капланган. Билгеле булуынча, ул исерек хәлдә булган.
Тракторда тагын бер хатын-кыз да булган. Кызганычка каршы, ул ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән. Ә менә исерек водительгә бернәрсә дә булмаган.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә.