Благовещен районы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре фаҗигале юл-транспорт һәлакәте шартларын билгели.
Якынча мәгълүматлар буенча, бүген, төнге сәгать икеләр тирәсендә, Благовещен-Павловка автоюлының 2нче чакрымында “ВАЗ-2114” руле артында 21 яшьлек водитель идарә итүне югалткан һәм юл читенә төшеп капланган. Ул Павловка авылы ягыннан Благовещен шәһәре юнәлешендә хәрәкәт иткән булган.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике пассажир - 27 яшьлек хатын-кыз һәм 57 яшьлек ир - ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк үлгән. Водитель үзе һәм тагын бер 26 яшьлек пассажир төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылган.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, берничә экспертиза уздыру билгеләнгән.