Башкортстанда исерек тракторчы тапаткан өч яшьлек малай турында язган идек. Аның гомере өчен табиблар көрәште. Бүген билгеле булуынча, кызганычка каршы, сабый төнлә үлгән.
Исегезгә төшерәбез, фаҗигале хәл узган шимбәдә Зилаер районының Юлдыбай авылында булды. Малайны МТЗ-80 тракторы руленә утырган 55 яшьлек ир тапаткан. Бу вакытта сабый бертуган апасы белән урамда уйнап йөргән.
Җитди имгәнгән баланың гомере өчен Баймак табиблары көрәшә. Уфадан санавиация командасы чыга, ләкин имгәнүләр җитди, гомерен саклап калырлык булмый.
Тикшерү барышында ачыклануынча, 55 яшьлек ирнең трактор йөртү таныклыгы булмаган, транспорт чарасы тиешенчә теркәлмәгән, документлары да юк. Медицина тикшерүе күрсәткәнчә, ул исерек хәлдә булган.