Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
26 август 2024, 20:45

Балтачта бер авария теркәлгән, ике кеше зыян күргән

Юлларда сак һәм игътибарлы булыйк.

Балтачта бер авария теркәлгән, ике кеше зыян күргән
Балтачта бер авария теркәлгән, ике кеше зыян күргән

Үткән атнада Балтач районы территориясендә ЮХХДИ хезмәткәрләре профилактик рейд оештырды. 

Әлеге рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 97 очрагын ачыклаган. Ике водительнең бөтенләй машина йөртү таныклыгы булмаган. Шулай ук элек идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән 1 водитель яңадан тоткарланган. 27 водитель махсус каеш тагылмаган өчен җаваплылыкка тарттырылган.

Шулай ук узган атнада бер авария теркәлгән, анда ике кеше зыян күргән. Автоинспекторлар тарафыннан матди зыян белән тагын 2 юл-транспорт һәлакәте рәсмиләштерелгән.

Хөрмәтле водительләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз. Юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.

Автор:
Читайте нас: