Башкортстанда табиблар трактор астында калган 3 яшьлек баланың гомере өчен көрәшәләр. Бәхетсезлек очрагы кичә Зилаир районының Юлдыбай авылында кичке сәгать унынчыда булган.
Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткәнчә, исерек хәлдә булган водитель МТЗ-80 тракторы белән өч яшьлек баланы бәрдергән.
Билгеле булуынча, малай үзенең олы апасы белән урамда уйнаган булган. Коточкыч вакыйга нәтиҗәсендә бала авыр җәрәхәтләр алган. Хәзерге вакытта аның тормышы өчен табиблар көрәшә. Тикшерү барышында ачыклануынча, 55 яшьлек ир-ат трактор белән идарә итү хокукына ия булмаган, транспорт чарасы билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән.