Балакатай районында балалар йөрткән автобус ауган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, кичә кичкә таба Яңа Балакатай - Белянка - Перевоз автоюлының 28нче чакрымында, 56 яшьлек водитель, “Мерседес” автобусы белән идарә иткәндә, идарәне югалткан һәм балалар утырткан автобус юл читенә төшеп капланган. Автобуста 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге 17 бала булган.
Билгеле булуынча, балалар Туймазы районының балалар лагереннан Екатеринбургка барганнар.
Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк, барлык балалар да ашыгыч медицина ярдәме табиблары тарафыннан каралган һәм якындагы интернат-мәктәпкә китерелгән. Аларны алырга резерв автобус барган.
Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре ачыклана.