Борай районының Хаҗи авылында шәхси йорттагы янгында 53 яшьлек хатын һәм аның 4 яшьлек оныгы һәлак булган.
Бүрәнә йортның эчендәге янгынны авыл халкы сүндергән. Ары таба фаҗигале урынга янгын сүндерүчеләр килгән.
Хәзерге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Эдуард Идрисов күрсәтмәсе буенча, урынга Баш идарәнең оператив төркеме җибәрелгән, шул исәптән сынау янгын лабораториясе эксперты һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучылары.